«Китап галәме»: әдәби сәяхәт (6+)

23 март көнне 17 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Китап галәме» дигән әдәби сәяхәт үткәрде.   

20210319_105541
IMG_20210319_111530
20210316_105357
IMG_20210318_114943

Балалар әкиятләр буенча викторинаның төрле турларында актив катнашты: әкиятләрдән алынган җөмләләрнең азакларын, аларның эчтәлеген искә төшерде, күңелле физкультминутта ял итте, халык әкиятләрендә очраучы саннарны искә төшереп, кызыклы математика уенында катнашты.
Укучылар «Минем уңыш» уенында бик теләп яшелчәләр утыртты һәм җыйды, «Балыкта» бәйгесендә балык тотты, «Убырлы карчык йомгагы» уенында матур һәм пөхтә итеп йомгакны чорнарга тырышты, «Күңелле хәрефләр» бәйгесендә хәрефләр җыелмасыннан сүзләр төзеде. Ә Серле сандыктан әкият атрибутларын чыгарып, ул әйбер очраган әкиятнең исемен атадылар. 
Чара кызыклы, күңелле узды һәм мәгълүматка бай булды. Актив катнашкан укучылар татлы күчтәнәчләр алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: